news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропорты территориясендә куе кара төтен таралган

Әлеге төтен аэропорт территориясендә уза торган коткару хезмәтләренең өйрәнү эшләре белән бәйле.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Казан аэропорты территориясендә куе кара төтен күренүе турында мәгълүмат пәйда булды.

«Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр иткәнчә, әлеге төтен аэропорт территориясендә уза торган коткару хезмәтләренең өйрәнү эшләре белән бәйле. Вазгыять контрольдә тотыла.

Бу мәгълүматны шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар һәм өйрәнүләр узуын хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot