news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автозапчастьлар склады янган

510 квадрат метр мәйданга зыян китергән янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич Казанда автозапчастьлар склады янган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 21.11 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 1нче Вольская урамында склад януы турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр металл ангарның эчтән януын ачыклаган, янгынның күрше Бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтенә һәм складларга күчү куркынычы да булган.

Янгынны 23.00 сәгатьтән соң гына сүндерә алганнар. Янгын 510 квадрат метр мәйдангы зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, урында тикшерүчеләр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100