Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда өлкән яшьтәге ир-ат балык тоткан вакытта елгага егылып төшә һәм батып үлә
Өлкән яшьтәге кеше авырган һәм бары тик таяк белән генә йөри алган.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда өлкән яшьтәге ир балык тоткан вакытта елгага егылып төшә һәм батып үлә. Бу хакта «Татар-информ»га трагедия урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.
Өлкән яшьтәге кешенең туганнарыннан хәбәр итүләренчә, кичә көндезге сәгать икеләр тирәсендә бабай Усай бакчачылык ширкәтеннән балык тотарга китә һәм югала. Ул бары таяк белән генә йөри.
Кичке бишләр тирәсендә пенсионерның хатыны балаларына шалтырата. Алар бабайны эзләргә керешә. Ярда аның таягы табыла.
«Туганнары коткаручыларга кичке уннар тирәсендә мөрәҗәгать итә. Коткаручылар Минзәлә елгасы ярын һәм акваториясен тикшерделәр. Төнлә ир-атның гәүдәсе табылды», — дип ачыклык кертте агентлык хәбәрчесе вакыйга урыныннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз