news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгын сүндерүчеләр 170 тоннага якын печәнне уттан саклап калган

Янгын кичә Ютазы районының Бәйрәкә авылындагы складта чыккан.

Татарстанда янгын сүндерүчеләр 170 тоннага якын печәнне уттан саклап калган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанда янгын сүндерүчеләр 170 тоннага якын печәнне уттан саклап калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 19.41 сәгатьтә 112 бердәм номерына Ютазы районының Бәйрәкә авылында складта печән януы турында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«НурАгро» ирекле янгын сүндерүчеләр командасы хезмәткәрләре урында ялкын телләренең 450 квадрат метр мәйданны биләгән складны ялмап алуын ачыклаган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ике сәгать эчендә сүндергән. Аның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән. Уттан 170 тонна печәнне саклап калганнар, тагын шуның кадәрен янгын юк иткән.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot