Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында һәлакәттә 3 кеше зыян күргән
Һәлакәт Чаллы-Сарман юлында булган.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр ”Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бүген көндез ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Чаллы-Сарман трассасында Иске Дөреш авылыннан ерак түгел «ВАЗ-2114» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешү турында хәбәр килде.
Һәлакәт нәтиҗәсендә Россия автомобиленең 32 яшьлек йөртүчесе зыян күргән шулай ук «ГАЗель»нең 53 яшьлек йөртүчесе һәм аның 38 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз