news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында сөт ташый торган машина юлга чыккан шоферны бәрдергән

Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган.

Казан янында сөт ташый торган машина юлга чыккан шоферны бәрдергән
шаһитлар фотосы

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке унберенче яртылар тирәсендә республиканың Питрәч районында, «Царево» торак комплексында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.

Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе машинасын тиешсез урында туктатып, юлга чыккан. Йөк ташый торган машинаның шоферы караңгыда автомбильне күрмәгән, аңа килеп бәрелгән, «Лада»ның йөртүче дә тәгәрмәч астында калган.

«Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Карап торышка аңа 30 яшьләр тирәсе иде», - дип искәртте авариянең шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot