news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан телевидениесе ветераны, режиссер Әхмәт Якупов вафат

Ул гомеренең 40 елга якын өлешен республика телевидениесенә багышлаган.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе режиссеры Әхмәт Якупов вафат булган.

«Башинформ» агентлыгы язуынча, ул гомеренең 40 елга якынын республика телевидениесенә багышлаган. Телевидение ветеранының вафат булуы турында аның хезмәттәшләре хәбәр итте. Үлемнең сәбәбе әйтелми.

Әхмәт Якупов карьерасын балалар телеспектакльләре, концерт һәм программалар куюдан башлаган.

«Аларның күбесе үзәк телевидениедә дә трансляцияләнде. Ул актер буларак күп кенә телевизион спектакльләрдә дә катнашты», — дип хәбәр итә БСТ телеканалы.

Әхмәт Якупов күп кенә федераль һәм төбәк бүләкләренә лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100