Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда катамаранда Кама елгасы уртасына агып киткән ике балалы гаиләне коткарганнар
Коткаручылар катерда йөзеп катамаран янына килгән һәм аны ярга чыгарганнар.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда катамаранда Кама елгасына агып киткән ике балалы гаиләне коткарганнар. Бу хакта һәлакәт урыннан агентлыкның үзхәбәрчесе сөйләде.
Бу хәл бүген көндез шәһәрнең үзәк пляжларының берсендә булган. Ир белән хатын дүрт һәм сигез яшьлек кызлары белән катамаранда йөргән. Кинәт көчле җил чыккан һәм катамаран Кама елгасы уртасына агып китә башлаган. Өлкәннәр мөстәкыйль рәвештә ярга йөзеп чыга алмаган.
«Гаиләгә ярдәмгә 6нчы зональ эзләү-коткару отряды коткаручылары килгән. Алар катерда катамаран янына йөзеп килде һәм аны ярга чыгарды», — дип сөйләде агентлык хәбәрчесе.
Арендага катамаран бирүче фирманың гадәттән тыш хәлләр булган очракка үз көймәсе булырга тиеш. Әмма көймә булмау сәбәпле, шуңа күрә коткаручылар чакырырга туры килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз