Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы янындагы юл фаҗигасенә очраган йөртүчене янчелгән машинадан көчкә алганнар
Юл һаләкәте Казан-Оренбург юлының 199 нчы чакрымында килеп чыга.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Әлмәт районының 77 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, кара-каршы бәрелеп, җимерелгән автомобильләрдән йөртүчеләрне алган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һаләкәте турындагы хәбәр алдагы көнне 9.03 сәгатьтә Әлмәт районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешә. Юл фаҗигасе Казан-Оренбург юлының 199 нчы чакрымында килеп чыга. Анда «Лада Веста» һәм «Шкода Ети» машиналары бәрелешә.
Беренче автомобиль йөртүчесе машина кузовына кысылган булган. Аңа коткаручылар махсус инструмент ярдәмендә чыгарга булыша һәм ашыгыч ярдәм машинасына тапшыра. Икенче машина йөртүчене дә хастаханәгә озаталар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз