news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 юлында авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән

Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Татарстанда М7 юлында авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер бала үлгән, икесе җәрәхәтләнгән.

Бүген көндез Чаллы янындагы М7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча белешмә буенча, Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. 

Авария вакытында җиңел автомобильдә өч бала була. Һәлакәттә 11 яшьлек бала шунда ук үлә. Тагын икесе – 14 һәм өч яшь ярымлык балалар төрле имгәнүләр алган. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot