news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында янгын куркынычының иң югары классы игълан ителде

Янгын куркынычы янаган чорда кешеләрнең республиканың урман фонды җирләренә керүе 6 июльгә кадәр чикләнә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Аномаль эсселек аркасында Татарстанда урманнарда янгын куркынычының дүртенче классы игълан ителде. Аерым районнарда температура 34 градус дәрәҗәсендә фаразлана һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы — бишенче классы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

«Татарстан территориясендә тәүлеклек уртача температура югары булган эссе һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 28 июньгә кадәр республикада урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә», — диде ул.

21 июньнән республика территориясендә Питрәч, Биектау, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәр округы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә, дип искәртте спикер. Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы Апас, Кайбыч, Әлмәт һәм Зәй районнары территориясендә көтелә. Янгын куркынычы янаган чорда кешеләрнең республиканың урман фонды җирләренә керүе 6 июльгә кадәр чикләнә, диде Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100