news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында аномаль эсселек аркасында авиапатрульләр оештырылды

Моннан тыш, республикада 11 мең гектар мәйданда урманнардагы вазгыятьне җир өсте патрульләре күзәтә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Янгын куркынычы янаган чорда Татарстанның урман фондында көн саен мониторинг һәм авиапатруль оештырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

«Без көн саен урманнардагы хәлләрне күзәтәбез. Һавадан авиапатрульлек һәм җир өсте патрульлеге гамәлгә ашырыла. Температура фонын күзәтәбез, ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән якындагы көннәрдә фаразланган мәгълүмат алабыз. Самолетта һөнәри очучы-күзәтүче катнашында очып узабыз. 21 июньдә ул „зур түгәрәк" буенча очып узды. Очыш вакыты алты сәгатьтән артык, маршрут озынлыгы 800 километрдан артык булды», - диде ул.

Урман хуҗалыгы министрлыгы «Авиатор» авиация уку үзәге белән урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәт күрсәтүгә контракт төзеде. Авиапатрульләү алдан расланган маршрутлар буенча 1,2 млн гектардан артык мәйданда «Cessna 172» һава судносында үткәрелә. Моннан тыш, республикада 11 мең гектар мәйданда урманнардагы вазгыятьне җир өсте патрульләре күзәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100