news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда байкер бордюрга бәрелә, аның мотоциклы яна

Билгеле булганча, байкер идарәне үти алмый.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, бүген иртән Җиңү проспекты буенча 197нче номерлы йорт каршында авария булган.

Байкер идарәне үти алмый һәм бордюрга бәрелә. Мотоцикл юл читенә оча һәм яна башлый.

«Мотоцикл йөртүчегә медикларның ярдәме кирәк булмый. Авария турында мәгълүмат ачыклана», — дип аңлаттылар шәһәр ЮХИДИендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100