news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Чаллыда хәрби хезмәткә чакырылучылар сугышканнан соң тикшерү башлады

Чаллыда хәрби хезмәткә чакырылучыларның сугышуы турындагы видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Прокуратура Чаллыда хәрби хезмәткә чакырылучылар сугышканнан соң тикшерү башлады
соцсети

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Прокуратура Чаллыда хәрби комиссариатта хәрби хезмәткә чакырылучыларның массакүләм сугышуыннан соң тикшерү башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Күзәтчелек ведомствосы хәрби комиссариатның вазифаи затларының хәрби хезмәткә чакырылуны оештырганда законнар үтәлеше буенча гамәлләренә яисә эшләмәвенә хокукый бәя бирәчәк», – дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Әгәр тикшерү закон бозу очракларын ачыкласа, прокуратура чаралар күрәчәк.

Кичә социаль челтәрләрдә Чаллыда ЗЯБ бистәсендә хәрби комиссариат каршында хәрби хезмәткә чакырылучыларның массакүләм сугышуы турында видео чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot