news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгында бер ир-ат һәлак булган

112 квадрат метр мәйданда йорт, ике сарай һәм мунча янып беткән.

Татарстанда янгында бер ир-ат һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгында бер ир-ат үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә төн уртасында ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Әлмәт районының Габдрахман авылында йорт яны турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынында агач йорт, ике сарай һәм мунча януы ачыкланган.

112 кв. метр мәйданга зыян китергән янгында ир-ат үлгән. Аның шәхесе ачыклыйлар.

Янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан, дип фаразлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot