news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин әнкәемне төшемдә күрдем» җырының авторы, композитор Мөфтәдин Гыйләҗев вафат

Мөфтәдин Гыйләҗев 300дән артык җыр һәм романс язган.

«Мин әнкәемне төшемдә күрдем» җырының авторы, композитор Мөфтәдин Гыйләҗев вафат
https://www.bashinform.ru

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). 22 апрельдә танылган композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Мөфтәдин Гыйләҗев вафат булган, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы.

Мөфтәдин Гыйләҗев 1938 елның 1 июлендә Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында туган. Ул Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәгән.

Аның әсәрләре башкорт һәм татар мәдәниятенең алтын фондына кергән, аларны эстрада йолдызлары башкара.

Мөфтәдин Гыйләҗев 300дән артык җыр һәм романс авторы. Алар арасында «Сагындыра туган як» (Риф Мифтахов сүзләре), «Әрем исе, әрем тәме» (Роберт Миңнуллин сүзләре), «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» (үзенең сүзләре) кебек халык арасында танылган җырлар бар.

Гыйләҗевларның гаилә ансамбле чыгышларын концерт һәм бәйрәмнәрдә көтеп алалар иде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100