Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә бакчачылык ширкәтләрендә берьюлы унҗиде йорт яна
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын сүндерү өчен авиацияне җәлеп итәргә әзерләнәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсендә ике бакчачылык ширкәтендә дача йортлары яна. Әлеге вакытта унҗиде йортка ут капкан. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Түбән Новгород өлкәсенең Кстов районында "Каенкай " һәм “Ял” коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә дача йортлары яна", - диделәр министрлыкта.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башлангыч мәгълүматлары буенча, "Каенкай" бакчачылык ширкәтендә җиде бакча йорты яна, хәзер янгын бастырылган. "Ял" бакчачылык ширкәтендә 10 дача йорты яна", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә. Йортлар биредә җәй көнендә генә файдаланыла.
"Янгынга икенче, югары, катлаулылык номеры бирелде. Янгын сүндерүгә кирәк була калса дип, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе әзер тора”, - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз