Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә җиңел машина баганага килеп бәрелгән, йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре алган
Җиңел автомобиль шоферын якындагы хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич Әлмәттән чыгу юлында юл һәлакәте булган: җиңел автомобиль зур тизлектә баганага килеп бәрелгән.
Шул тирәдән үтеп баручы машина йөртүчеләр авариянең нәтиҗәләрен видеога төшереп алган. Роликтан күренгәнчә, машинага шактый нык зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Шаһитлар әйтүенчә, авария нәтиҗәсендә автомобильнең йөртүчесе имгәнгән. Авыр тән җәрәхәтләре алган ир-атны якындагы хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз