Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан янында башына кадалган ук белән атна буе йөргән этне коткарганнар
Шушы арада зоояклаучылар полициягә этне яралаган кешене табуны сорап мөрәҗәгать итәргә җыена.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янындагы Васильево бистәсендә волонтерлар башындагы арбалеттан аткан ук белән атна буе йөргән этне коткарган. «Татар-информ»га бу хакта шушында яшәүче Регина Чибрикова сөйләде.
Васильевода яшәүче хатын-кыз пабликларның берсенә мөрәҗәгать итә. Ул бер атнага якын башына арбалеттан аткан ук чыгып торган эт йөрүе турында сөйли. Эт үзе янына китерми.
Бер көн эчендә волонтерлар һәм зоояклаучылар ярдәмендә этне тоту һәм ветеринария клиникасына илтүгә акча җыйган.
Бүген иртән этне клиникага илтәләр. Ук хайванның башындагы йомшак тукымаларына гына кергән.
«Зоояклаучылар якын арада эткә атучыны эзләп, полициягә һәм район башкарма комитетына гариза язарга җыена», — дип уртаклашты Регина агентлык белән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз