news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда югалган ике малайны тапканнар

Балалар 11.00 сәгатьтә урамга чыкканнар, әмма әниләрен көтеп тормыйча каядыр киткәннәр.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда югалган җиде һәм биш яшьлек малайларны тапканнар.

Чаллы полициясе бүген хәбәрсез югалган ике малайны эзләде. Балалар 11.00 сәгатьтә урамга чыкканнар, әмма әниләрен көтеп тормыйча каядыр киткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер малайларны тапканнар һәм әти-әниләренә тапшырганнар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot