news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган

Янгын сүндерүчеләр югары каттагы фатирдан ике баланы махсус битлек кидертеп алып чыккан.

Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган.

Кичә кичке сәгать унбердә  янгын сагының 101 номерына Алабугада Землянухин урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде. Йортның беренче катындагы фатирда карават янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр югары каттагы фатирдан ике һәм дүрт яшьлек ике баланы алып чыккан. Балаларны махсус битлек кидереп саф һавага алып чыкканнар.

Ир-атның шәхесен һәм янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot