news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пошины һәм аның ике кечкенә баласын үтергән браконьерларны эзлиләр

Җинаятьчеләрнең гамәлләреннән 880 мең сумлык зыян килгән.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда пошины һәм аның ике кечкенә баласын үтергән браконьерларны эзлиләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ана поши һәм аның ике баласының калдыклары Шәле-Саескан тавы трассасының 30нчы чакрымында, машиналар хәрәкәт итә торган урыннан ерак түгел җирдә табылган. Браконьерлар хайваннарны төнлә үтергән, дип фаразлана.

Алдан исәпләүләр буенча, җинаятьчеләрнең гамәлләреннән килгән зыян 880 мең сум тәшкил иткән.

Дәүләт комитетында әлеге җинаять кылуга катнашы булган кешеләрне, яки башка мәгълүмат белүчеләрне 8-843-211-66-94 телефоны аша хәбәр итәргә сорыйлар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100