news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурманск өлкәсендә пассажирлар утырган вертолет агачка килеп бәрелгән

"Ми-8Т" Сосновкадан Ловозерога юнәлгән булган.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Пассажирлар утырган “Ми-8Т” вертолеты Мурманск янында  агачка килеп бәрелгән, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Агентлык мәгълүматлары буенча, 8 пассажир утырган вертолетның Сосновкадан Ловозерога очышы булган. Һавага күтәрелгән вакытта ул агачка килеп бәрелгән.

Бәрелү аркасында пассажирларның берсе имгәнгән. Вертолетның кабина тәрәзәсенә һәм тышлыгына зыян килгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot