news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нефть предприятиесендә ике кеше һәлак булган

Зыян күргән тагын бер кешене авыр хәлдә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Татарстанда нефть предприятиесендә ике кеше һәлак булган

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда урнашкан нефть предприятиесендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, фаҗига бүген Сарман районының Зур Нөркәй авылындагы нефть фирмасы территориясендә килеп чыккан. Чыганак мәгълүматлары буенча, сынаулар вакытында биредә шартлау булган.

Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә агентлыкка белдерүләренчә, зыян күрүчене авыр хәлдә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Аның кул-аяклары һәм күкрәк читлеге имгәнгән.

Фаҗигадән соң Сарман районы прокуратурасы тикшерү эшен башлаган. Урынга район прокуроры Татьяна Федоровская килгән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, гадәттән тыш хәл «МНКТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ачык мәйданчыгында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һава белән сынау үткәргән вакытта су җибәрү җайланмасының савыты шартлаган.

«Күзәтү ведомствосы белгечләр белән бергә эш башкарган вакытта иминлек кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк», — дип искәртте Галиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100