news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтү турындагы законны имзалады

Полиция хезмәткәрләре тоткарлау өчен торакка һәм башка биналарга үтеп керә алачак.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Президенты Владимир Путин полиция вәкаләтләрен киңәйтә торган законны имзалады. Тиешле закон хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре хәзер тоткарлау өчен торакка һәм башка биналарга үтеп керә, шулай ук биналарны һәм территорияне камап ала ала. Аларга каршылык күрсәтми башлагач кына, үзләренең кем икәнен әйтергә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, полицейскийлар хәзер кеше тормышын саклап калу яки шикләнелүчеләрне тоткарлау өчен машиналарны ача ала. Әгәр корал, наркотиклар яки урланган предметлар булуда шик туса, алар кешеләрдән фамилиясен, исемен һәм атасының исемен атавын таләп итә, шулай ук аларны, аларның әйберләрен һәм автомобильләрен тикшерә алачак.

Шул ук вакытта закон текстыннан полицейскийларны хезмәт вазифасын башкарган вакыттагы гамәлләре өчен җаваплылыктан азат итә торган, шулай ук тоткарланучы хезмәткәр янына килергә омтылганда ут ачарга рөхсәт иткән нигезләмәләрне алганнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100