news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда суррогат алкоголь белән агуланып өч кеше үлгән

Зыян күргән бер хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Симонов урамында урнашкан йортларның берсендә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз суррогат алкоголь белән агуланган. Аларның өчесе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк үлгән.

Зыян күргән бер хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан мәгълүм булды.

«Зыян күргән хатынга 32 яшь. Аның хәле уртача дип бәяләнә. Хәзер табиблар аның тормышы өчен көрәшә», — дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100