news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 11 мәктәп һәм балалар бакчасы балалары һәм персонал эвакуацияләнде

Учреждениеләрнең электрон почтасына биналарда шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хат килгән.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шартлаткыч җайланмалар турында аноним хәбәрләр аркасында 11 мәктәптә һәм балалар бакчасында балалар һәм персонал эвакуацияләнгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, учреждениеләрнең электрон почтасына биналарда шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хат килгән. Администрация балаларны һәм персоналны оператив рәвештә эвакуацияләде. Бу хәлгә ачыклык кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100