news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси йортта янгыннан соң яшь егет мәетен тапканнар

Янгын Лаеш районы Татар Янтыгы авылының Мәктәп урамында булган.

Татарстанда шәхси йортта янгыннан соң яшь егет мәетен тапканнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда янгын чыккан шәхси йортта бер егетнең мәетен табып алганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке сигезенче яртыда 101 янгын сагы номерына Лаеш районы Татар Янтыгы авылының Мәктәп урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ялкын йорт һәм сарайны чолгап алган, аның мәйданы 57 квадрат метр тәшкил иткән.

Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр, янгынны күрше участоктагы шәхси йортка күчү ихтималын чамалаган. Беркем дә ярдәм сорап кычкырмаганга, алар өйдә кеше юк дип уйлаган.

Бүген иртән әлеге йортта бер егетнең мәетен табып алганнар. Янгында башка беркем дә зыян күрмәгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100