news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер ир-ат, бер сәгать буе өйгә кертмәгән өчен, сөяркәсен үтергән

54 яшьлек ир-атка карата «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бер ир-ат, бер сәгать буе өйгә кертмәгән өчен, сөяркәсен пычак белән чәнчеп үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Узган җомгада, 18 декабрьдә, Шуртыгин урамында урнашкан бер йортның фатирында 43 яшьлек хатын-кызның мәетен табып алганнар.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, бу кичтә хатын-кыз 54 яшьлек сөяркәсе белән аракылы мәҗлес оештырган. Күпмедер вакыттан соң ир-ат кибеткә күзлек алырга киткән. Өйгә кайткач, ул бер сәгать буе фатирга керә алмаган. Өйгә керү бәхетенә ирешкәч, ул гауга куптарган һәм хатын-кызның эченә пычак белән кадаган. Шуннан соң аракы эчүен дәвам иткән. Иртән уянганда, сөяркәсе инде үлгән булган. Ир-ат шунда ук улына шалтыратып, барысын да сөйләп биргән.

Җинаятьчене кулга алганнар. Ир-атка карата «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барган вакытта ул сак астында булачак.

Шунысын да искәртик: 2008 елда ир-ат кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100