news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш катлы йорттагы янгыннан 43 кешене, шул исәптән 6 баланы коткарганнар

Фаҗигадә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Казанда биш катлы йорттагы янгыннан 43 кешене, шул исәптән 6 баланы коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казандагы биш катлы йортта чыккан янгыннан кырыктан артык кешене эвакуацияләгәннәр, алар арасында 6 бала да бар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген 9:50 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамында биш катлы йортның өченче катында фатир януы турында хәбәр итәләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агулы кара төтеннең бөтен подъездны томалап алуын ачыклый.

Йорттан 43 кеше чыгарылган, алар арасында 6 бала да булган. Йорттан дүрт кешене махсус битлек кидертеп алып чыкканнар.

10:23 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын мәйданы 35 квадрат метрны тәшкил иткән.

Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100