Татарстанда коткаручылар машинада туңып утыручыларга ярдәм иттеләр

Мәскәү – Уфа трассасының 938нче чакрымында "Митсубиси" машинасының бензины бетә.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда коткаручылар машинада туңып утыручы ир-ат белән хатын-кызга һәм аларның өч яшьлек улларына ярдәм иткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"гаРоссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә кичке унда 5нче зона эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләренең дежур сменасы Мәскәү – Уфа трассасының 938 нче чакрымында "Митсубиси" машинасының бензины бетүе турында хәбәр алды. Машинада өч кеше туңа һәм ярдәм сорый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга килеп, 31 яшьлек хатын-кызны, 35 яшьлек ир-атны һәм малайны кайнар чәй белән сыйлады һәм якындагы ягулык салу станциясенә озатты.