news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы алты елда Татарстанда судагы фаҗигаләр саны ике тапкырга кимегән

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2013 елда суда 185 кеше үлгән, ә 2018 елда – 69 кеше.

Соңгы алты елда Татарстанда судагы фаҗигаләр саны ике тапкырга кимегән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Елена Сәләхова). Соңгы алты елда Татарстанда судагы фаҗигаләр саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта бүген ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

"Кешеләрнең суда үлүе белән бәйле хәл беркайчан да көтелмәгән хәл була алмый. Без ситуацияне алдан фаразлыйбыз һәм тиешле чараларны гамәлгә ашырабыз. Моның өчен без яңа пляжларны төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Быел 9 пляж төзекләндерелде, 2019 елга тагын ике пляжны төзекләндерү планлаштырылган», – дип билгеләп үтте Рафис Хәбибуллин.

Яңа пляжларны төзекләндерүдән тыш, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактик эш алып бара – мәктәпләрдә һәм сәламәтләндерү лагерьларында ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр оештыра. Быел 80 меңгә якын укучы "Йөзәргә өйрән" программасы буенча белем алган.

Кышкы балык тоту чорында коткаручылар балыкчылар белән әңгәмәләр үткәрә һәм бозга массакүләм чыгу урыннарында даими патрульлек итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot