Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сәләт» берләшмәсе лидерларының берсе Төркиядә ял иткән вакытта һәлак булган
Хәзерге вакытта Айдар Якуповның гаиләсе һәм дуслары аның гәүдәсен Россиягә алып кайту өчен тырыша.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). «Сәләт» берләшмәсе лидерларының берсе һәм «Аргамак» лагере директоры Айдар Якупов Төркиядә ял вакытында батып үлгән.
Айдарның дусты Тимур Назаров үзенең Instagram-аккаунтында язуынча, алар бергә ял иткән. Фаҗига 19 ноябрь көнне Газипаша аэропорты янында булган.
Тимур Назаров сүзләренчә, диңгездә бик көчле дулкын чыккан. Айдар Якупов шуның эчендә кала, үзләре аңа ярдәм итә алмый. Әмма бер балыкчы, бата башлаган Айдар янына килеп, аны катерга өстерәп кертә алган. Якындагы пристаньдә катерны ашыгыч ярдәм каретасы каршы алса да, Айдарны коткарып кала алмыйлар.
Хәзерге вакытта Айдар Якуповның гаиләсе һәм дуслары аның гәүдәсен Россиягә алып кайту өчен тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз