news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 кеше вафат булган

Мәскәүдә 74 очрак, Санкт-Петербургта 70 очрак теркәлгән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 үлем очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 35 778 кеше вафат булган. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости яза.

«Узган тәүлектә 467 үлем очрагы теркәлде. Россиядә барлыгы 35 778 кеше вафат булды», — диелә хәбәрдә.

Мәскәүдә 74 очрак, Санкт-Петербургта 70 очрак теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100