news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән

Авария кичә көндезге бердә Ершов урамында булган.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ершов урамында 78 нче йорт каршында булган. «Хендэ» автомобиленең 32 яшьлек исерек йөртүчесе артка чиккәндә 74 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Баш мие имгәнгән хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, әмма берничә сәгатьтән соң ул вафат була.

Документларын тикшергәндә машина йөртүчесенең исерек булуы ачыклана. Ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Соңгы ике елда бу ир-ат юл кагыйдәләрен бозган өчен 42 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100