news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә наркотик таратучыларны тоткарлаганнар

Кулга алынган вакытта алар Башкортстанга бер бакча җәмгыяте территориясендә наркотик яшерү өчен бармакчы булганнар.

(Әлмәт, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе хезмәткәрләре Әлмәт районының Габдрахман авылында 1993 һәм 1997 елгы ике ир-атны тоткарлаганнар. Аларда наркотик матдә табыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 26 яшьлек егеттә 66,13 грамм үсемлек рәвешендәге наркотик матдә табыла. 22 яшьлек әлмәтленең «Рено Логан» автомобилендә 70,38 граммлы шундый ук матдә табылган.

Тоткарланучылар үз гаепләрен таный һәм полиция хезмәткәрләренә наркотик матдәләрне таратучылар булуларын әйтә. Кулга алынган вакытта алар Башкортстанга бер бакча җәмгыяте территориясендә наркотик яшерү өчен бармакчы булганнар.

 Әлеге мәгълүматны тикшерү барышында иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе хезмәткәрләре тарафыннан Октябрьский шәһәрендәге бакчачылык җәмгыятендә наркотик яшерү урыннары ачыклана. Анда 6,56 грамм күләмендә наркотик матдәләр табыла.

Экспертиза тарафыннан 143,7 граммлы матдәләренең наркотик чарасы булуы ачыкланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot