Казанда тугыз яшьлек бала, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре алган

Юл һәлакәте кичә кич Вахитов урамындагы 8нче йорт каршында булган.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда тугыз яшьлек бала, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтынчы яртылар тирәсендә Вахитов урамындагы 8нче йорт каршында «Хендэ» автомобилен идарә итүче 35 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр кичүе аша юл аша чыгып барган 9 яшьлек малайны үткәрмәгән.

Авария нәтиҗәсендә малай төрле тән җәрәхәтләре алган.