Казанда троллейбус, юлдан чыгып китеп, дүрт машинаны бәрдергән

Бүген көндез Ямашев проспектында «Җиңү паркы» үзәге каршында юл-транспорт һәлакәте булды.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда троллейбус юлдан чыгып киткән һәм туктап торган дүрт автомобильне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр итте.Аның мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Ямашев проспектында «Җиңү паркы» эшлекле үзәге каршында булган.Шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка әйтүләренчә, троллейбус «Тойота» белән бәрелешкән.«Машина йөртүче идарәне югалткан. Юл уңаенда ул туктап торган «Фольксваген»га, «Киа Рено»га һәм «Лада Калина»га бәрелгән. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.