«Үз эшенең остасы иде»: Татарстан Нурия Вәлиева белән хушлаша

Ул күп еллар дәвамында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчеләренә «Татнефть» компаниясенең эше турында оператив мәгълүмат алырга ярдәм итте.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген Сарманда танылган журналист, «Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Нурия Вәлиеваны соңгы юлга озаттылар. Республика хакимияте һәм медиаберләшмәсе вәкилләре аның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Нурия Вәлиева медиатармактагы күп кенә хезмәткәрләр өчен ориентир иде.

«Анда таләпчәнлек (дөнья дәрәҗәсендәге компаниядә эшләү шуны таләп итә) һәм эчкерсезлек кебек сыйфатлар гаҗәеп рәвештә үзара ярашкан. Ул Әлмәткә килгән һәр коллегасын колач җәеп каршы ала һәм бик ачык кеше иде. Ул көчле лидер, шул ук вакытта бик сөйкемле хатын-кыз иде. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте коллективы Нурия Зөфәр кызының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - диде Галимова.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллективы да әлеге уңайдан кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Шундый гаҗәеп кешенең арабыздан китүен аңлавы бик кыен. Нурия Зөфәр кызы үз эшенең остасы иде, ул Әлмәт медиакиңлеген үстерүгә зур өлеш кертте. Ул төбәк һәм республика күләмендәге иҗади бәйгеләрнең лауреаты, “Елның иң яхшы репортеры” номинациясендә “Татарстан дулкынында” бәйгесенең җиңүчесе иде», - диелә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры имзалаган хәбәрдә.

Кайгы уртаклашуларга «Татар-информ» агентлыгы коллективы да кушыла. Нурия Вәлиева күп еллар дәвамында агентлык хәбәрчеләренә «Татнефть» компаниясенең эше турында оператив мәгълүмат алырга ярдәм итте. Аның җитәкчелегендә гаммәви мәгълүмат чаралары өчен әзерләнгән чаралар һәрвакытта да оештыру дәрәҗәсенең югары булуы белән аерылып тора иде.