news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язылучыларын кабергә кереп ятарга чакыручы блогер хәбәрен прокуратура тикшерә

Марафонның максаты зират янында үзеңә кабер казу һәм шунда бер сәгатькә кереп ятудан гыйбарәт.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шушы көннәрдә Татарстан блогеры Гүзәл Хөснетдинова Instagram социаль челтәрендә чираттагы марафон турында пост урнаштырды. Ул үз сәхифәсенә язылучыларга бер сәгатькә кабергә кереп ятарга тәкъдим иткән, бу «катнашучыларның тормышын үзгәртәчәк» һәм «бөтен кешегә дә кирәк» дип ышандырган.

Марафонның максаты зират янында үзеңә кабер казу һәм шунда бер сәгатькә (00.00-01.00 сәгатьләрдә) кереп ятудан гыйбарәт. Шул ук вакытта, барлык процесс видеога төшерелергә һәм реаль вакыт режимында трансляцияләнергә тиеш. Блогер фикеренчә, шул рәвешле аның сәхифәсенә язылучылар вакытның тиз үтүен һәм яшәүнең кыйммәтен тоярга тиеш.

Бу мәгълүмат белән республика прокуратурасында да кызыксынганнар. Ведомствода «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, барлык мәгълүмат шәһәр прокуратурасына тапшырылган, тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Гүзәл Хөснетдинованың «бер сәгатькә кабергә кереп ятарга чакыруын» психолог әхлаксызлык һәм деструктив гамәл дип атаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100