news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе вафат

Нурия Вәлиева республика иҗади бәйгеләре лауреаты, «Татарстан дулкынында» бәйгесе җиңүчесе булган.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). «Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Нурия Вәлиева вафат.

Оешманың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәрхүмәне бүген җирлиләр.

Нурия Вәлиева Казан педагогия институтын тәмамлаган, Ерсубайкино авылында укытучы, уку-укыту эшләре буенча урынбасар булып эшләгән.

1993-1996 елларда Әлмәттә «Луч» телекомпаниясендә эшли. 

1996 елда «Татнефть»кә эшкә килә, ул корпоратив телестудияне җитәкли. 2008-2019 елларда техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге җитәкчесе (матбугат хезмәт җитәкчесе) була.

Республика иҗади бәйгеләре лауреаты, «Татарстан дулкынында» бәйгесе җиңүчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100