news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ялган QR-кодлар эшләгән өчен 38 җинаять эше кузгатылган

Бизнесменнарга һәм юридик затларга карата гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгәнлектән ике меңнән артык административ эш төзелгән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре вакцинация турында ялган сертификатлар, белешмәләр һәм QR-кодлар ясау һәм сату буенча 41 фактны ачыклаган. 38 җинаять эше кузгатылган.

Бизнесменнарга һәм юридик затларга карата гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ике меңнән артык административ эш төзелгән. Моннан тыш, QR-кодларны тикшерү оештырылмавы белән бәйле 11 хокук бозу очрагы ачыклана.

Мәсәлән, Балтач районында ресторан администраторы килүчеләрнең кодын тикшермәгән. Аңа беркетмә төзелә. Тагын бер очрак Буада булган, анда шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә керү урынында QR-кодларны тикшерү оештырылмаган. Бу факт буенча шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ эш кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100