news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәмәрдәндә өеннән чыгып китеп югалган егетне полицейскийлар эзли

Социаль челтәрләрдә «имештер, авылда кулына мылтык тоткан егет йөри» дигән хәбәр таралды.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Шәмәрдән бистәсендә өеннән чыгып китеп югалган 20 яшьлек егетне полиция хезмәткәрләре эзли.

Социаль челтәрләр кулланучылар язганча, имештер, авылда кулына мылтык тоткан егетне күргәннәр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә агентлыкка аңлатуларынча, кичә полициягә авылда яшәүче бер кеше мөрәҗәгать иткән. Ул 20 октябрьдә 20 яшьлек улының өйдән чыгып китүе һәм юкка чыгуы хакында әйткән.

Ир-ат полицейскийларга аңлатканча, аның улы соңгы вакытта үз-үзенә кул салу турында уйлары булуы хакында сөйләгән. Хәзерге вакытта егетне туганнары һәм полицейскийлар эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100