news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында хисаптан алынган «Ока»да авыл буйлап йөргән егетне тотканнар

ЮХИДИ хезмәткәрләре районда рейд үткәргән.

Тукай районында хисаптан алынган «Ока»да авыл буйлап йөргән егетне тотканнар
Валентин Кулагин

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Татарстанның Тукай районында хисаптан алынган «Ока» машинасында авыл буйлап йөргән егетне тотканнар. Бу турыда «Татар-информ»га Чаллыдагы үз хәбәрчесе сөйләде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Тукай районында рейд үткәргән. Иске Абдул авылында «Ока» белән идарә итүче егет полиция машинасын күргәч, борылган һәм качып китәргә тырышкан. Әмма аны Юл-патруль хезмәте инспекторлары күреп алган.

Берникадәр вакыттан соң инспекторлар җиңел машинаны туктаткан. Ачыкланганча, машинаның документлары булмаган, ул инде хисаптан да алынган.

«Аның белән авылда йөрергә була», — дип ышандырырга теләгән егет Юл-патруль хезмәте инспекторларын.

«Ока» машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100