Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 105 кеше вафат булуы теркәлде.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе китереп чыгарган пневмониядән тагын ике кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

1953 елдан туган хатын-кызны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Аның йөрәк авыруы булу сәбәпле, дәвалау катлауланган.

1941 елда туган хатын-кызны коронавирус, ике яклы пневмониянең авыр формасы булуы белән хастаханәгә китергәннәр. Шулай ук пациентның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.

Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 105 кеше үлгәнлеге теркәлгән.