news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 15 данә магнитлы шарчык йоткан балага катлаулы операция ясаганнар

4 яшьлек малай магнитлы шарчыкларны ике көн буена берәмләп йоткалап йөри.

Татарстанда 15 данә магнитлы шарчык йоткан балага катлаулы операция ясаганнар
Илнар Төхбәтов

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хирурглары 15 данә магнитлы шарчык йоткан 4 яшьлек малайга операция ясадылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала гаиләсе Түбән Камага кунакка Мәскәүдән килгән. Сабый магнит конструкторны таба. Ул магнитлы шарчыкларны авызына тутыра һәм йота. Малай аларны ике көн дәвамында йоткан. Ашказаны-эчәклек тракты эчендә, аның төрле өлешләрендә булып, шарлар бер-берсенә тартыла һәм ябыша, ашказаны, нечкә һәм юан эчәк бер-берсенә тоташа.

Шарчыклар организмда тагын бераз торса, перитонит башланыр иде. Түбән Кама хирурглары катлаулы операция уздырдылар. Ашказанын, нечкә һәм юан эчәкне ачып, кечкенә генә 4 сантиметрлы кисемнән 15 шарны чыгарды, диелә бу хәбәрдә.

«Бу магнит шарлар темасы инде 5 ел элек үк актуаль иде. Ул чакта бу конструкторлар сатуда пәйда булды һәм „йотучыларның“ дулкыны китте. Бу темага массакүләм мәгълүмат чараларында бик күп материаллар чыккан иде. Хәтта закон дәрәҗәсендә дә әлеге уенчыкларны сатуны тыю турындагы тәкъдим кертелде», — балалар хирургы, Перинаталь үзәкле 1нче шәһәр балалар хастаханәсе хирургия бүлеге мөдире Алексей Спиридонов.

Балалар магнит ашаганын, әйтмиләр. Ата-аналар кискен ялкынсыну башланганда гына табибка бара. Рентген ясагач кына сәбәп нәрсәдә икәнен ачыклана. «Соңгы елларда бу тема тынып торды, һәм менә кичә без янә шундый очрак белән очраштык. Малай 15 шар йоткан. Ярый әле вакытында өлгердек. Хәзер малай төзәлүгә бара», — дип сөйли табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100