news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура янгында хатын-кызлар һәлак булган йортта газның өзелү сәбәбен ачыклый

Торак җылылык пушкасы белән җылытылган.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Прокуратурасы янгында хатын-кызлар һәлак булган йортта газ сүндерелгән булуның сәбәбен ачыклый.  Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Чистайда бер катлы шәхси йортта иртәнге бишенче яртыда янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр 80 яшьлек хатын-кызның һәм аның 53 яшьлек кызының гәүдәсен тапкан.

Урынга Чистай прокуроры вазифаларын башкаручы Фидель Әхмәтҗанов килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, йортта, түләмәгәнлектән, газны өзгәннәр һәм торак җылылык пушкасы белән җылытылган.

Тикшерү органнары процессуаль тикшерү үткәрә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Прокуратура чыганак белән тәэмин итүче оешманың йорттагы газны өзеп торуын законлымы-юкмы икәнлеген, шулай ук янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә контроль-күзәтчелек органнарының эш-гамәлләрен тикшерәчәк. Нигез булса, прокуратура тиешле чаралар күрәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, әнисе һәм кызы Чистайда шәхси йортта янгында һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын көнкүреш электр приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100