news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Чаллы мәктәбендә балаларга ни өчен кайнар ризык ашатмауларын ачыклаячак

51нче мәктәптә балаларга иртәнге аш кына бирелә, дигән хәбәр социаль челтәрләрдә пәйда булды.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Прокуратура Чаллы мәктәбендә балаларга кайнар ризык ашатмау сәбәбен ачыклаячак. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

51нче мәктәптә икенче атна инде кайнар ризык булмавы турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

«Мәктәптә туклану предприятиесендә нәрсәдер ватылган диләр, тик башка мәктәпләргә туклану тулы күләмдә килә», - дип язалар социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Чаллы прокуратурасы мәгълүматны ТР прокуратурасы йөкләмәсе буенча тикшерәчәк. Ведомство мәктәптә туклануның ничек оештырылуын караячак һәм кирәк булганда чаралар күрәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100