news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда йорт ишегалдында төнлә номерсыз һәм двигательсез чит ил машинасын яндырганнар

«Шевроле Ланос» Ильич урамындагы йорт ишегалдында төнге сәгать унбердә янган.

Казанда йорт ишегалдында төнлә номерсыз һәм двигательсез чит ил машинасын яндырганнар

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанның бер ишегалдында төнлә номерсыз һәм двигательсез чит ил машинасын яндырганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ильич урамындагы йорт ишегалдында «Шевроле Ланос» машинасыны януын алдагы көнне төнге унбердә хәбәр иттеләр. Урынга 60нчы янгын сүндерү часте, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм полицейскийлар чыкты.

Янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алды. Алар автомобиль эчендә кешеләр юклыгын, ә машинаның үзендә номер һәм двигатель булмавын сөйләде.

Янгын сүндерүчеләр утны дүрт минут эчендә сүндерде, тик чит ил машинасы бөтенләй янып беткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе - ут төртү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100