news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда шәхси йортта чыккан янгында ике хатын-кыз һәлак булган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын көнкүреш электр приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан.

Чистайда шәхси йортта чыккан янгында ике хатын-кыз һәлак булган

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Чистайда шәхси йортта чыккан янгында ике хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Совет урамындагы бер катлы бүрәнәле йорт яна башлый. 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына янгын турында иртәнге бишенче яртыда хәбәр иттеләр.

Урынга килгән 67 нче янгын сүндерүчеләре йортның бөтен мәйданында янгын булуын ачыклаган. Шунда ук алар һәлак булган хатын-кызның мәетен тапканнар. Икенче хатын-кызның гәүдәсен кырык минуттан соң тапканнар. Бу вакытка янгын сүндерелгән була.

Һәлак булучыларны шунда ук ачыклый алмаганнар. Бераз соңрак үлүчеләрнең берсе - 53, икенче һәлак булган хатын-кыз-аның 80 яшьлек әнисе булуы беленә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын көнкүреш электр приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100